"Россиядә эш» федераль порталында "Профориентация" бүлеге эшләп бетерелде. Хәзер сайтка килүчеләр туры килә торган һөнәрләрне ачыклау буенча тест узып кына калмыйча, теге яки бу эшнең үзенчәлеген яхшырак аңлау өчен, кызыксындырган программалар буенча видеопрезентацияләр дә карый алалар.
Моның өчен «Россиядә эш» сайтының төп битендә
www.trudvsem.ru «Профориентация» бүлегенә, ә аннары «видеопрофессиограмма»бүлекчәсенә керергә кирәк.