РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы оешмалар арасында хезмәт базарында ихтыяҗ аеруча зур булган, икътисадның төрле тармакларында һәм секторларында яңа һәм перспективалы һөнәрләр исемлеген яңарту өчен сораштыру оештыра.
Исемлекне яңарту буенча Анкета түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган:
https://job2021.vcot.info
Сораштыру тәмамлангач, катнашучыларга хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр тематикасы һәм хезмәткәрләргә карата заманча квалификация таләпләре буенча бушлай вебинарга чакыру җибәреләчәк, ул 30 апрельдә 11.00 сәгатьтә узачак. Бушлай вебинарлар турында өстәмә мәгълүмат Россия Хезмәт министрлыгының «Профессиональ стандартлар» сайтында урнаштырылган.
https://profstandart.rosmintrud.ru
Сораштыру үткәрү вакыты: 2021 елның 22 марты-2021 елның 20 апреле.
Элемтә өчен мәгълүмат – Баргоякова Ирина Игоревна, +7(495)917-59-04,
support_survey@vcot.info